Тиешле йөкләмә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаевка республика Хөкүмәтендә к-вирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чараларына багышланган киңәшмәдә бирелде.
— Төбәкара маршрутлар бөтенләй диярлек тыелды. Шуңа карамастан, "Ларгус"та легаль булмаган ташучыларның эшчәнлеге активлашуы теркәлде. Бу, беренчедән, санитар-эпидемиологик нормаларны төгәл үтәмәү һәм, гомумән, законны бозу. Бу законсыз һәм куркыныч эшчәнлекне туктатырга кирәк. Шуңа күрә мин муниципальара маршрутлар санын арттырырга тәкъдим итәм, — дип белдерде Радий Хәбиров.