Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 Май 2020, 11:35

Без яңача эшләргә тиеш!

Эшкуарлар атналыгы әлеге катлаулы чорда бизнесны саклап калуга үз өлешен кертәчәк. 26-29 майда республикада Эшкуарлар атнасы узачак.

Аны Русия Икътисади үсеш министрлыгы һәм республика Хөкүмәте оештыра. 26 майда 10:00 сәгатьтә программаны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ачачак, ул форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итәчәк һәм төбәкнең бизнес даирәләрен Русия эшкуарлары көне белән котлаячак. Көн саен онлайн-форматта Бөтенрусия конференциясе, бизнесны оештыру буенча осталык дәресләре, уңышлы бизнесменнар чыгышлары узачак. Спикерлар арасында - Wildberries, OZON, Mail.ru Group, Яндекс, AliExpress топ-менеджерлары, җәмәгать эшлеклеләре, үсеш институтлары вәкилләре, икътисадчылар. Актуаль программаны Эшкуарлык атналыгы сайтында карарга мөмкин. Шунда ук форумда катнашучыларны теркәү уза. Оештыручылар сүзләренчә, бу ел бөтендөнья икътисадына көчле йогынты ясады. Традицион бизнес өчен стандарт булмаган карарлар һәм юнәлешләр таләп ителә. Яңа хәлләр онлайн-инструментларны үзләштерү аша үз продуктларын һәм хезмәтләрен үстерү һәм алга җибәрү кирәклеген дәлилли. Чара эшкуарларга бизнесны санлы форматка күчерергә һәм кризиста яңа офыкларны күрергә ярдәм итәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/Bez-ya-acha-eshl-rg--yr-nerg-tiesh-286524/
Читайте нас: