Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2020, 10:55

Фольклориада кайчан булыр?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фольклор фестивальләрен оештыруның Халыкара Советы җитәкчелегенәVI Бөтендөнья CIOFF® Фольклориадасын үткәрүнең яңа даталарын тәкъдим итте – 2021 елның 3-10 июль көннәре.

Әлегә халыкара фестивальдә катнашучылар Уфага 2 июльдә килеп, церемония ябылганнан соң 11 июльдә кайтып китәчәкләр дип планлаштырыла.
Хәтерегезгә төшерәбез, VI Бөтендөнья CIOFF® Фольклориадасы дүрт ел саен үткәрелә. Дистәләрчә илләрдән киләчәк фольклор коллективлары биюләр, музыка, кул эшләре һәм халык уеннары ярдәмендә үзләренең традицияләре белән бүлешәчәк.
VI Бөтендөнья CIOFF® Фольклориадасы “Мәдәният” милли проекты кысаларында Башкортстан Республикасында 2020 елда июльнең икенче яртысында үтәргә тиеш иде. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында быел апрель башында башка масштаблы халыкара форумнар кебек 2021 елга күчерелде.
Фото: “Башинформ”.
Читайте нас: