Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2020, 17:15

Хәйрия телемарафонына кушылыгыз

Бүген кич 19 сәгатьтә “Балалар хакына без бергә” хәйрия телемарафоны уза.

Бүген 1 июнь –халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан “Балалар хакына без бергә” хәйрия телемарафоны уза.
Дмитрий Хворостовский исемендәге хәйрия фонды, БСТ телеканалы һәм БР Мәдәният министрлыгы “Балалар хакына без бергә” зур хәйрия телемарафонын оештыра.
Аннан кергән акчалар балалар церебраль параличы белән авыручы өч бала: Марк Терентьев (7 яшь); Миша Манулин (8 яшь); Валя Рувеннаны (9 яшь) дәвалауга юнәлтелә.
19:00 сәгатьтә БСТ телеканалы һәм социаль челтәрләр туры эфирда концерт тапшырачак.
Бүген сез: Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге БР милли симфоник оркестры, БРның халык артисты Аскар Абдразаков, ТР һәм БРның халык артисты Илдар Абдразаков, РФ атказанган артисты Иван Васильев, Корольләр операсы солисткасы Ковент-Гарден Айгөл Әхмәтшина, БР атказанган артисты Артур Нәзиуллин, «Премьер» төркеме, «Голос» йолдызлары - Рушана Вәлиева һәм Назгөл Отузова, зур театр солисткасы Анна Аглатова, РФ халык артисты Хибла Герзмава, Украинаның халык артисты Вадим Спиваковлар чыгышын күрә аласыз.
Концерт барышында тамашачылар 3434 саннарына ДХ (Дмитрий Хворостовский) хәрефләрен һәм сумнарны теркәп SMS юллап (әйтик, «ДХ 200»), авыру балаларга ярдәм итә аласыз.
Бу акча Русфондка өстә әйтелгән өч баланы дәвалауга күчерелә.
Дмитрий Хворостовский Русфондның күптәнге дусты булды. 2014 – 2016 елларда ул өч хәйрия концерты оештырды. Анда кергән акчалар авыр чирле балаларны дәвалауга юнәлтелде.
Билгеле җырчы үлгәннән соң, аның изге эшен тол калган хатыны Флоренс Хворостовская һәм дуслары дәвам итеп, тагын ике хәйрия концерты оештырды.
Дмитрий Хворостовский һәм дуслары– балаларга” проекты эшләгәндә Русиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык авыр чирле баланы дәвалауга 70 000 000 сумнан артык акча сарыф ителгән.
Чыганак: Республика Башкортостан
Фото: Республика Башкортостан
Читайте нас: