Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июнь 2020, 17:40

10 меңне кемнәр алмады?

Русия Пенсия фонды 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә 10 мең сум күләмендәге түләүне күчерде.


Пенсия фондында, шулай ук, түләүдән баш тартуның сәбәпләрен дә атадылар. Болар:
- гариза бирүченең ата-ана хокукыннан мәхрүм ителүе,
- Русия Федерациясе гражданы булып тормавы, яки чит илдә яшәве,
- кабат гариза бирүе (ата-ана шул ук балага түләү турында тагын бер гариза биргән очракта, түләү алу хокукы инде тормышка ашырылган һәм акча күчерелгән булганда),
- дөрес булмаган белешмәләр биргән очракта (гаризада ата-ананың яки баланың исеме, туган көне, СНИЛС дөрес күрсәтелмәве).

Балалар өчен беренче түләүләр 22 майга кадәр гариза белән мөрәҗәгать иткән ата-аналарга күчерелгән.

Гамәлдәге регламент нигезендә, түләү өчен гаиләләрнең гаризалары биш эш көне дәвамында карала, акчалар өч эш көне дәвамында күчерелә. Сигез көнлек срок - бу чик һәм кайбер очракларда азрак булырга мөмкин. Ул барлык, шул исәптән ял көннәрендә, бирелгән гаризаларга карата гамәлдә.

Әгәр гариза 23 майдан (шимбә) 25 майга кадәр җибәрелгән булса, ул 29 майга кадәр каралачак, акча 2 июньдә күчереләчәк.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: