Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июнь 2020, 12:50

Сабантуйлар булырмы?

“Июнь башында, гадәттә Сабантуйлар үткәрү хакындагы указлар әзер була иде”, – дигән кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Быел, коронавирус эпидемиясе сәбәпле, ул бу сорауны әлегә “ачык” калдырырга карар кылган.
“Ул бары бер мәсьәләгә генә – коронавирус инфекциясе ничек таралуына – бәйле. Без әлегә бу хакта уйламыйбыз; күзәтербез, карарбыз, теге дә, бу якка да анык кына карарлар да кабул итмибез”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Хәтерегезгә төшерәбез, моңа кадәр республиканың һәр районында язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп Сабантуй бәйрәмнәре уздырыла иде. Быел гына дөньяның асты өскә килде. Шуңа Сабантуй – 2020нең язмышы әлегә билгесез.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/Radiy-H-birov-Sabantuylar-turinda-n-rs-dig-n-299008/
Читайте нас: