Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2020, 11:45

Чүплекләр кимерме?

Башкортстанда 2024 елга кадәр 2500 чүплек бетереләчәк.

Башкортстанда 2024 елга кадәр 2500 чүплек бетереләчәк, калдыкларны аерым җыю өчен 25 меңнән артык контейнер урнаштырылачак, шулай ук Сибай, Учалы, Стәрлетамак, Нефтекама, Уфа һәм Салават шәһәрләрендә һаваның пычрануын контрольдә тотучы автоматлаштырылган 7 станция төзеләчәк. Бу хакта республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров хәбәр итте.
Әлеге эшләрнең барысы да Владимир Путинның указына ярашлы “Экология” милли проектын тормышка ашырырга булышлык итә.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/milli-proektlar/Tabigat-saginda-304959/
Фото: mgazeta.com
Читайте нас: