Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2020, 18:30

Кадет сыйныфларына укучылар кабул ителә

УФСИН кадетлар сыйныфларына укучылар кабул итү турында хәбәр итә.

Уфаның 41нче мәктәбендә республика җинаять-башкару системасының шефлыкка алынган 5-6нчы кадетлар сыйныфларына укучылар кабул итү турында игълан ителде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Кандидатларны баланың шәхси теләге, психологик тест нәтиҗәләре, сәламәтлеге торышы, физик әзерлеге һәм ата-аналар ризалыгы нигезендә сәләтле укучылар арасыннан сайлап алачаклар.
Уфаның 41нче мәктәбе һәм УФСИНның Башкортстан буенча идарәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән. Яклар бергә кадет сыйныфларында профильле укыту оештыра.
Кадет сыйныфының укыту планы белем бирү программаларын үзләштерүнең 4 еллык вакытын күздә тота. 8-11нче сыйныфлардан тыш, узган елда бишенче сыйныф укучылары да кадет булды. Хәзер алар хәрби-гамәли һәм социаль-хокукый юнәлештәге фәннәрне өйрәнә.
“Кадетларга патриотизм, хәрби традицияләр һәм җинаять-башкару системасы тарихы турында лекцияләр үткәрелә. “Смерч” махсус тәгаенләнештәге бүлек хезмәткәрләре физик әзерлек буенча дәресләр үткәрә. Кадетлар коралдан ату буенча әзерлек үтә, кул сугышы белән шөгыльләнә, этика һәм психологияне өйрәнә, шулай ук сафларда атлап йөрү күнекмәләрен өйрәнә», — дип билгели ведомствоның матбугат хезмәте.
Читайте нас: