Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2020, 12:05

Радий Хәбиров: “Өч аегыз калды”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Эстетика елы кысаларында территорияләрне төзекләндерү өчен муниципалитет җитәкчеләренең өч ае гына калды дип кисәтте.

“Сезгә җәйнең өч ае калды. Һәм, мөгаен, сентябрьдә, нәрсәдер эшләргә мөмкиндер. Бу вакыт үтүгә сезнең территориядәге бар авыл-шәһәрләр тәртиптә булырга тиеш, – диде Радий Фәрит улы хөкүмәттәге онлайн-киңәшмәдә. – Кайсыбер районнар өчен, беләсезме, күңелгә авыр. Монда хакимият башлыгы булып эшләгән чордагы, исегезгә төшерәм, ул 2008 елга кадәр иде, коймаларны хәтерлим хәтта. Алар инде кыегайган, черегән, авып бара. Безгә шуларны яңартырга кирәк. Безнең төбәккә килүче һәркем сокланырлык булсын”.
Әйтергә кирәк, 2020 ел Башкортстанда Эстетика елы дип игълан ителде. Тирә-ягыбызны, урамнарны, яшәгән җиребезне тәртипкә китерү төзекләндерү буенча эшләр башкарыла.
Чыганак: www.ufa.kp.ru
Читайте нас: