Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 июнь 2020, 14:40

Районда җиләк сезоны башланды.

Фермерлар сүзләренә караганда җиләк-җимешнең уңышы мул булмакчы.

Үтәймулла авылына җиләк җыярга тирә-яктан киләләр. Берәүләр кайнатма, икенчеләре туңдыру өчен җыя. Җәйнең тәмен кыш көне шулай яхшырак саклый диләр.
Җиләкне кибеттән дә, базардан да сатып алырга мөмкин түгел, чөнки теләгән һәркемнең аны шәхсән үзе җыярга мөмкинлеге бар. Аны бүген килосын 230 сум белән бирәләр. Сезон июль уртасына кадәр дәвам итәчәк. Ә ул вакытка инде кура җиләге белән карлыган өлгерәчәк.
Рщхим итегез!
Читайте нас: