Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2020, 13:25

Закон таләпләре үтәләме?

18 июнь көнне 14.00 сәгатьтәАвыргазы районы прокуратурасы Уфа шәһәренең Киров районы прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә район хакимиятенең актлар залында "Амстрон кирпеч заводы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәт коллективы белән очрашу уздырачак.

Кирпеч заводы хезмәткәрләре, шулай ук район халкы бу көнне хезмәт законнары таләпләрен үтәү, эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләмәү, хезмәткә "соры" түләү схемаларын куллану, хезмәтне саклау өлкәсендә закон бозу, пандемия чорында дәүләт тарафыннан гарантияләнгән социаль ярдәм чараларын алганда хокук бозу фактлары буенча гамәлләренә карата жалобалар калдыра алалар.
Читайте нас: