Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 июнь 2020, 11:20

Һәлак булганнарга - чәчәкләр, исән калганнарга – бүләкләр

Хәтер һәм кайгы көнендә район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов җәмәгатьчелек вәкилләре белән Җиңү паркындагы «Ватанны саклаучы авыргазылыларга һәм тыл эшчәннәренә» обелискына чәчәкләр салдылар.

«Фронтовикларга телефоннар» акциясе кысаларында волонтерлар яңа мобиль телефон һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Шәриф Мөсәгыйтовка гомерлеккә түләүсез элемтә сертификаты тапшырдылар. Якын көннәрдә районның калган сигез ветераны шундый ук бүләкләр алачак (аларга тиңләштерелгән Трудовка авылыннан Николай Тихоновны да кертеп). Алар өйдә тапшырылачак.
Д.Андреев.
Читайте нас: