Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2020, 11:10

Урамнан үтәрлек түгел

Салаватта яшәүчеләр ике ел буе Бекетов урамындагы 16 һәм 14нче йортлар арасындагы юл участогы буйлап йөри алмый.

Ул шулкадәр начар хәлдә, берәүнең дә үз автомобилен куркыныч астына куясы килми. Шәһәр халкының сабырлыгы төкәнгәч, алар республика Башлыгына юлны ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
Радий Хәбированың рәсми битендә алар төрле инстанцияләргә берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләре, бернинди нәтиҗәгә дә ирешмәүләре турында зарлана: “Яздык, шалтыраттык, бернинди нәтиҗә дә юк”.
Салаватлыларның җан авазын “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән, аларның мөрәҗәгате муниципалитет хакимиятенә тапшырылган.
Шәһәр хуҗалыгы идарәсе җи­тәкчесе Айдар Әхмәтҗанов хәбәр итүенчә, Бекетов урамы буенча билгеләнгән йортларга керү юлында юл өслеген ремонтлау башкарылган.
Читайте нас: