Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2020, 10:59

Көнкүреш калдыкларын сортларга аеру комплекслары кайсы районнарда барлыкка киләчәк?

Республика районнарында чүп-чарны сортларга аеру комплекслары барлыкка киләчәк.

Якын арада Туймазы, Дәүләкән һәм Бәләбәй районнарында чүп-чарны сортларга аеру комплекслары барлыкка киләчәк.

Әйтик, республиканың Туймазы районында чүп-чарны сортларга аеру комплексын 2020 ел ахырына ук файдалануга тапшыру планлаштырыла. Комплекс ел саен 100 тонна калдыклар эшкәртүгә исәпләнгән. Ул заманча «Грохот» һәм «Шредер»системалары белән җиһазландырылган.

Шул ук вакытта, Дәүләкән районында елына 40 мең тоннага кадәр калдыкларны сортларга аеру комплексы барлыкка киләчәк. Аның буенча проект-смета документлары дәүләт экспертизасына тапшырылган да инде.

Бәләбәй районында да елына 100 мең тоннага кадәр калдыкларны эшкәртүгә исәпләнгән комплексы төзеләчәк. Аның проект-смета документлары әзер диярлек. – Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе бүген зур үзгәрешләр кичерә, - диде БР табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазылов. - Инвестицияләр җәлеп ителә, яңа технологияләр кертелә. Төбәктә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү инфраструктурасын үстерү полигоннарга эләгә торган калдыкларның күләмен киметеп кенә калмыйча, экологияне яхшыртачак, район халкына яңа эш урыннары булдырырга да мөмкинлек бирәчәк. Башкортстанда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү инфраструктурасын үстерү Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Экология» милли проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
Читайте нас: