Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июль 2020, 10:45

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү ничек үтә

Бүген иртәнге 8:00 дән Авыргазы районының 49 сайлау участогына РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды

Районда 27 меңнән артык сайлаучы исәпләнә. Шуларның 2000нән артыгы үз тавышын бинадан читтә бирергә теләк белдерде. Тавыш бирү 25 июньнән Бүген иртәнге 8:00 дән Авыргазы районының 49 сайлау участогына РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды бара. Һәр участок индивидуаль саклану чаралары белән җиһазландырылган, даими рәвештә санитар эшкәртү уздырыла. Сайлаучылар бинага бер ишек аша керә, ә икенче ишектән чыга. Кергәндә температураны үлчиләр, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, ручка, битлек бирәләр. Бу коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә куркынычсызлык чараларын үтәү өчен эшләнгән.
Читайте нас: