Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2020, 14:25

Башкортстанда яшәүчеләргә торак шартларын яхшыртуга 250 мең сум акча түләячәкләк

Башкортстан хөкүмәте президиумы утырышында яңа проект эшләнде.

Аның буенча өч яки аннан да күбрәк һәм инвалид балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган.

Түләү 250 мең сум тәшкил итәчәк. Акчалата сумма торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелергә тиеш. Акча җир участогы бирү урынына түләнә.

Әлбәттә, түләү гражданинның үз карары белән генә бирелә. Акчалата ярдәм торак яки җир участогы сатып алуга, йорт төзү яки төзелешен тәмамлауга, ипотека буенча бурычны түләүгә юнәлдерелергә мөмкин.

Әлеге проект әле булдыру процессында һәм эшләп бетерүне таләп итә.

Читайте нас: