“Deafмобиль” социаль такси хезмәтләре белән I төркем инвалидлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларны озата баручылар аена биш тапкыр бушлай куллана ала.
“Deafмобиль” водительләре заказлар буенча көн саен иртәнге 7.00дән кичке 22.00 сәгатькә кадәр чыга. Алар тәнәфессез һәм ялсыз йөри, – дип аңлаттылар ведомстводан. – Машинага утырганда пассажир шәхесне раслаучы документны һәм инвалидлык турындагы белешмәне күрсәтергә тиеш”.
Такси белән хезмәтләндерүгә заявкалар дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Телефон саннары: 8(347)284-55-22 һәм 8-963-894-14-31.
Проектны Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыятенең Башкортстан буенча төбәк оешмасы гамәлгә ашыра. Ул республика башлыгының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грант акчалары хисабына башкарыла.
Әлеге социаль проект сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль объектларга барып җитү өчен транспорт мәсьәләсен хәл итүгә булыша. Ә соңгы мәгълүматлар буенча, башкалада I төркем инвалидлар һәм инвалид балалар саны 9 меңнән артык.