Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль 2020, 12:01

Алтын туй - олы мәхәббәт чагылышы

Талбазы авылыннан Фрида Гомәр кызы һәм Марат Галимҗан улы Рәҗәповлар сокланырлык парларның берсе.

Озак еллар тату гомер иткән бәхетле гаиләләр һәрвакытта да хөрмәт хисләре уята. Талбазы авылыннан Фрида Гомәр кызы һәм Марат Галимҗан улы Рәҗәповлар - шундый парларның берсе. 12 июльдә алар бергә яшәүләренең 50 еллык юбилеен - алтын туйларын билгеләп үтәчәк. Бу гаилә чын-чыннан нык, алар бер-берсен бик яраталар, ярты гасыр янәшә атласалар да, кичә генә танышканнар кебек.
Икесе дә күп балалы гаиләдә үскән. Марат Галимҗан улының гаиләсендә 12 бала, ул иң өлкәне. Ә Фрида Гомәр кызының гаиләсендә алты кыз һәм дүрт малай була. Фрида тумышы белән Иглин районының Үктәй авылыннан, ә Марат Солтанмораттан. Фрида рус теле һәм Башкортстан мәдәнияте укытучысы. Марат Уфа автоюллар техникумында инженер-механик белгечлеген үзләштерә. Яшь Фрида Стәрлетамак педагогия институтының соңгы курсында укыганда Маратның авылына практикага килә. Кыз язучы Галимҗан Ибраһимовның туган ягында булырга хыяллана. Аларны язмыш шунда күрештерә.
- Ирем көдрә чәчле һәм зәңгәр күзле булсын иде дип хыяллана идем, һәм мин аны очраттым, - дип елмаеп искә ала ул.
Яшьләр ашлык бушаткан вакытта таныша. Марат «Урак» колхозында шофер булып эшли.
- Матур прическалы, пөхтә киемле кызны беренче күрүдән үк якын иттем, - ди гаилә башлыгы.
Алар шунда ук бер-берсен ошата, әмма Фрида кияүгә чыгарга ашыкмый. Практикадан соң Кырмыскалы районына эшкә бара. Ике елдан соң Марат аның артыннан китә. Тиздән алар туй ясыйлар. Фрида Гомәр кызы 82нче һөнәрчелек лицеенда 40 елдан артык укытучы булып хезмәт сала. Ул Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре һәм һөнәри техник белем бирү алдынгысы. Марат Галимҗан улы 44 ел дәвамында сельхозтехникада хәрәкәт иминлеге буенча инженер булып эшли. Ул Башкортстан Республикасының автотранспорт алдынгысы исемен зур горурлык белән йөртә. Юбилярлар - Русия Федерациясе хезмәт ветераннары.
Бүген аларның гаиләсе зур: ике кызы, өч оныгы һәм кечкенә оныкчыгы бар. Балалары - аларның тормышында иң яраткан кешеләр.
- Мөнәсәбәтләрдә иң мөһиме - бер-береңә игътибарлы булу, ярты сүздән аңлау, үз яртыңа һәм барлык туганнарга карата хөрмәт, - дип уртаклаша бәхетле тормыш серләре белән Фрида Рәҗәпова.
Алтын юбилярлар өчен мәхәббәт һәм тугрылык аларның гаилә тормышының ышанычлы терәге булып калган. Бу яшь буын өчен лаеклы үрнәк.
З.Кадргулова.
Читайте нас: