Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2020, 16:50

Почта хезмәткәре булу җиңелме?

Аралашучан, ачык кешеләр генә хат ташучы һөнәрен сайлыйдыр ул. Бишкаен авылындагы почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләрен күреп сөйләшкәннән соң, безнең хәбәрче моңа ныклы инанды.

Чуваш Карамалы һәм Бишкаен авыл биләмәләрендә дүрт сөйкемле хатын-кыз 600дән артык йортка хезмәт күрсәтә. Һәр өченче йортта район гәзитен алдыралар. Боларның барысына да почта хезмәткәрләренең актив эше нәтиҗәсендә ирешелгән. Бердәм коллектив матбугатка язылубуенча планнарны даими арттырып үти һәм районда „Русия почтасы“ның иң яхшы элемтә бүлеге булып санала.
Бүлек начальнигы Вера Борисова биредә ике дистә елдан артык эшли.
- Хат ташучылар Ирина Федорова, Ольга Федорова, Людмила Герасимова хезмәтләрен бик нык яраталар. Алар белән эшләү җиңел, - ди Вера Михайловна.
Быелгы язылу компаниясендәге коронавирус пандемиясе дә бишкаенлыларга яхшы нәтиҗәләргә ирешергә комачауламаган. Алар авылдашларын район гәзитенә актив яздыралар һәм шулай итеп яраткан басмаларында бүләкләр уйнатуда катнашырга булышалар. Мәсәлән, Людмила Герасимова үз-үзеңне изоляцияләү вакытында „Авыргазы хәбәрчесе“ редакциясенә почта аша 20 абонемент юллаган.
Почтальоннарны һәрвакыт, җиңел һәм авыр вакытларда көтәләр. Алар сумкаларын яңа корреспонденция белән генә түгел, ә коронавирус пандемиясе вакытында без өйдә калсын өчен кирәкле көндәлек товарлар белән дә туплап юлда булдылар. Ә бит почта хезмәткәрләре арасында күп балалы әниләр дә бар…
Эш көне атрибутлары - саклагыч битлек, перчат-калар кирәк.
Хатын-кызлар әйтүенчә, башта кешеләр аларның килүләренә сагаеп карый. Аннары күнеккәннәр.
- Өлкәннәр өчен катгый карантин булу сәбәпле, пенсияне болдырда тапшырдык, өйгә кермәдек. Акчаны да (сдачаны) шунда ук калдырдылар, - дип сөйли Ирина Федорова.
Бүген заманча почта нинди соң? Әлбәттә, бу учреждение күптән коммуналь түләүләрне кабул итү һәм посылкалар бирү пункты гына түгел. Анда хезмәт күрсәтү спектры даими рәвештә киңәя. Бүген биредә счет ачарга, банк картасын рәсмиләштерергә, кредит алырга һәм башка бик күп нәрсәләр эшләргә мөмкин. Шуңа күрә „Русия почтасы“ аның хезмәткәрләре өчен эш урыны гына түгел, ә уку һәм үсеш урыны да.
А. Мәкъсүтова.
Читайте нас: