Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль 2020, 10:55

Уфада1 сентябрьгә кадәр йөк транспорты хәрәкәте чикләнәчәк

Мәҗбүри чара аномаль эсселек белән бәйле.

2020 елның 9 июленнән 31 августына кадәр Уфада йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. 1 сентябрьгә кадәр зур йөк машиналары республика башкаласында кичке сәгать 22дән иртәнге 10га кадәр генә хәрәкәт итщ алачак. Тиешле юл билгеләре һәм өстәмә мәгълүмат билгеләре куелачак. Шулай ук транспорт чараларын үлчәү контроле дә башкарылачак.
Мондый карар муниципалитет тарафыннан кызу һава торышы аркасында кабул ителде. Бу, үз чиратында, юлларның аерым участокларында юл өслеген деформацияләүгә китерергә мөмкин.
Моннан тыш, шәһәр хезмәтләре юл өслеген суыту буенча чаралар күрә. Су сиптерү машиналары көчәйтелгән режимда эшлиСу белән суыту юл катламының зур деформацияләреннән котылырга мөмкинлек бирә. Бу хакта Уфа шщёщре хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читайте нас: