Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июль 2020, 11:05

Банк картасыннан акча урлаулар ешайган

Нефтекама шәһәрендә бер тәүлек эчендә банк картасыннан акча урлаулары турында биш гариза теркәлгән.

Эчке эшләр министрлыгы сайты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, башка җинаятьләр дә билгеле сценарий буенча башкарылган. Билгесез кеше үзен банк хезмәткәре итеп танытып, мутлашучыларның аның исәбен вата, акчасын алырга тырышуы турында хәбәр итә. Бу караклык очрагын кисәтү өчен карта артындагы номерлы һәм кодны әйтүне таләп итәләр. Беркатлы, эчкерсез кешеләр "кармак"ка нинди эләккәннәрен сизми дә кала.
Моның белән шөгелләнүчеләр бер ирне шулай төп башына утырта, 1949 елгы ир белән 1952 елгы хатын банк карталары буенча бөтен мәгълүматны алдакчыларга әйтеп б ирә. Хатынның 59 мең сумы, ирнең 16 мең 500 сум акчасы алдакчылар кесәсенә күчә. Башкалар 7 500, 10 000, 11 500 сум акчасыннан яза. Алар арасында яшьләр дә бар.
Читайте нас: