Кызганычка каршы, һәлак булучылар арасында балалар да бар.
БР Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, эссе көннәрдә ял итучелер саны кискен арта.
- Эсселек аркасында чынбарлык иң куркыныч төштән дә куркынычрак булды. Без инде кыш һәм кар турында хыялланабыз. Көн саен һәлак булганнарның туганнарының күзләренә карап тору мөмкин түгел, - ди водолазлар.
Кичә генә дә тагын ике ир - ат батып үлгән-берсе Башкортстанның Шаран районы Наратасты авылы янында, икенчесе Мәләвездә Шагайка күлендә.