Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2020, 11:25

Русиядә срогы чыккан машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытын озайттылар

Русия Эчке эшләр министрлыгы боерыгы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган һәм Юстиция министрлыгы сайтында теркәлгән.

1 февральдән 15 июльгә кадәр гамәлдә булган машина йөртү таныклыгы 2020 ел ахырына кадәр арттырылды. Бу вакытлы чара Россиядә ковид пандемиясе белән бәйле.