Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 июль 2020, 17:24

Башкортстанда газ заправкаларының саны артачак

Бу хакта социаль челтәрдә БР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров сөйләде.

. Республика хөкүмәте дәүләт һәм муниципаль транспортны газга күчерү буенча төбәк программасын яңадан карарга һәм аны тагын да масштаблырак итәргә карар кылды.
Газ бензиннан арзанрак булу сәбәпле, әлеге программа кешеләргә һәм бизнеска ярдәм итүнең нәтиҗәле чараларының берсе булачак, дип саный Назаров. «Минемчә, транспорт чыгымнарын аларның гаилә бюджетына ничек йогынты ясавы турында безнең гражданнарга аңлатырга кирәкми. Бездә бит бензинга бәяләр үсүгә, азык-төлек тә, гомумән, башка товарлар да шунда ук кыйммәтләнә. Шуңа күрә газга күчү, ким дигәндә, ваклап сату бәяләрен тоткарлауга ярдәм итәчәк, - дип фикер йөртә спикер. - Моннан тыш, кешеләрнең дә автомобильләр бар бит һәм аларны да заправкага салырга кирәк. Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары Россия Энергетика министрлыгы фикерен бастырды. Анда газга күчкәндә гражданнар автомобильдән елына 100 меңнән 200 мең сумга кадәр акчаны янга калдыра алачак дип исәпләделәр».
Икенчедән, газның бензиннан экологик яктан чиста булуын да онытмаска кирәк, дип саный Андрей Назаров. Чөнки шәһәрләрдә газ чыгару газлары аз булса, шуннан барысы да отачак…
Читайте нас: