Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июль 2020, 17:10

Акчамы, җирме?

Күп балалы һәм гарип бала тәрбияләгән гаиләләргә бирелергә тиешле җир участкалары урынына акчалата компенсация бирү механизмын эшләп чыгарылган.

Республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайты Финанслар министрлыгы сайты белән бергә күп балалы һәм гарип бала тәрбияләгән гаиләләргә бирелергә тиешле җир участкалары урынына акчалата компенсация бирү механизмын эшләп чыгарган. Бу турыда бүген Хөкүмәттә үткән оператив киңәш вакытында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская белдерде.
Башкортстанда күп кенә зур муниципалитетларның шәһәр чигендә җир бирү мөмкинлеге бетүе аркасында шундый закон кабул ителде. Шуңа күрә республика властьлары 250 мең сумлык акчалата компенсация бирергә карар иткән. Мондый ук компенсацияләр күрше төбәкләрдә дә бирелә икән. Мәсәлән, Чиләбе өлкәсендә – 250 мең сум, Свердловск, Ырынбур өлкәләре, Пермь краенда – 200-шәр мең сум.
Министр белдерүенчә, бу акча тик торак шартларын яхшырту өчен генә кулланыла ала:
- торак алу (шул исәптән төзелү өстендә булган);
- торак төзү (шул исәптән башланган төзелешле бетерү өчен);
- җир участогы алу;
- ипотека кредитын һәм аның буенча процентларны каплау (штраф һәм пенилардан башка).
Сатып алган торак яки җир Башкортстан биләмәсендә булырга тиеш.
Мондый хокуклары булган кешеләрдә сайлау мөмкинлеге бар: я җир, я акча. Компенсация гариза һәм акчаны керешү максатларын күрсәткән документлар нигезендә биреләчәк. Гражданнар акчаны кулына алмаячак, алар оешма яки банк хисабына тура күчәчәк.
Проект пилот режимында сентябрдән гамәлгә керәчәк.
Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына яңа законның аларны моңа кадәр бүленгән участкаларга инфраструктура булдыру бурычыннан азат итми диде.
Әлеге вакытта республикада җир алырга чиратта 16 мең гаилә тора. Җир җитмәү аркасында, бу чара күпләргә торак шартларын якшыртуны тизләтү мөмкинлеге бирәчәк.
Фото: ок.ги
Читайте нас: