Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август 2020, 11:53

Газ кертүдә дәүләт ярдәме

Хәзерге вакытта Башкортстанда 2,2 меңнән артык гаилә торагына газ кертү сертификатына ия булды, дип хәбәр итте республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Аның сүзләре буенча, сертификат алуга барлыгы 3,7 меңнән артык гариза бирелгән. Гаризаларның күпчелеген яки 59 процентын — күп балалы гаиләләр, 32 процентын — инвалидлар, 8 процентын - инвалид балалары булган гаиләләр, 1 процентын — Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары биргән.

Шуларның 3 меңгә якыны йортларга газ кертүгә сертификат алу өчен исәпкә куелган.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, хәрби хәрәкәтләр инвалидлары өчен сертификат номиналы 100 мең сум тәшкил итә. Инвалидларга,инвалид балалары булган гаиләләргә һәм күп балалы гаиләләргә — 60 мең сум. Әмма гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән (9442 сум) артмаган очракта, сертификат номиналы алар өчен дә 100 мең сум тәшкил итәчәк.

"Шәхси торак йортны газлаштыру буенча эшләрнең уртача бәясе 125 мең сум тәшкил итә, ягъни сертификат бу чыгымнарның шактый өлешен каплый, — дип ассызыклады вице-премьер. - Сертификатлар бирүгә гаризалар кабул итү дәвам итә".

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында үз торагын газлаштыруга сертификат алу тәртибе турында тулы мәгълүмат белән танышырга мөмкин.
Читайте нас: