Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2020, 14:29

Башкортстанда кайбер льготниклар ай саен түләнә торган компенсацияне алмаячак

Коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычлары булган льготниклар ай саен акчалата компенсация алмаячак.

Кагыйдә 1 сентябрьдән үз көченә керә. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Сентябрь аенда исәп-хисап алу өчен счетларны 10 августка кадәр түләргә киңәш ителә. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 июленнән айлык акчалата компенсацияне исәпләү тәртибе үзгәрде. Ул ресурсларның күпме күләмдә кулланылуына карап формалаштырыла. Ташламаны ала алучылар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар һәм инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләр, радиациягә дучар ителгән балалар, хезмәт ветераннары һәм башка категорияләр бар.
Читайте нас: