Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2020, 15:24

Төрек курортларында коронавирус йоктырырга мөмкин

Русия Төркия белән 1 августта авиаэлемтәне яңартты.

10 августтан Анталья, Бодрум һәм Даламан курортларына туристлар агыла башлаячак.. Төркия курортларында Россия белән чикләр ачылганнан соң коронавирус йоктырулар саны кискен арткан. Бу хакта Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Фәхреттин Коджа Twitter-аккаунтында хәбәр итте. «Без озак вакыт эчендә беренче тапкыр зарарлану санының җитди артуын күрәбез", - дип язды ул. Аның мәгълүматларына караганда, 4 августта илдә 1083 яңа зарарлану очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта 18 кеше үлгән, ә 994 кеше терелгән.
Читайте нас: