Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2020, 21:48

БДИ ТАПШЫРУ БУЕНЧА БАШКОРТСТАННЫҢ ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ

2020 елда Башкортстанда йөз балл җыючылар саны арткан. 127 имтихан эше иң югары балл җыйды.

Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин хәбәр итте.
127 имтихан эшенең 35е-химия, 25е-рус теле, 20се-информатика һәм физика буенча.
Республикада берьюлы берничә фән буенча 100әр балл җыйган өч укучы бар. Алар-Уфа шәһәренең 153 нче мәктәбе һәм 83 нче лицее укучылары. Бу ике мәктәп барлыгы 22 йөз балл җыйды, - дип ассызыклады мәгариф министры.
Айбулат Хажин сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, быел Башкортстанда рус теле, физика, география, немец теле, Инглиз һәм әдәбияттан уртача балл арткан. Әмма, шул ук вакытта, математика, информатика һәм химия буенча бераз кимегән.
Читайте нас: