Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2020, 22:37

Сулыкларыбыз кем кулында?

Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданнар җәмгыяте институтлары үсеше буенча совет прокуратура һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә җыена.

Ул Русия балыкчылык агентлыгының Башкортстан буенча идарәсенең республика сулыкларында балык тотучыларга каныгуларын туктатуны таләп итә.
Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Зөлфия Гайсина белдерүенчә, Федераль балыкчылык агентлыгы сулыкларны саклау буенча үзенә йөкләтелгән бурычларны җитәрлек дәрәҗәдә үтәми, ләкин шул ук вакытта һәвәскәр балыкчыларны тоткарлауда искиткеч ныкышмалык күрсәтә.
Зөлфия Гайсина билгеләвенчә, җәйге чорда Советка үзе яшәгән урындагы сулыкка килеп, тыныч итеп балык тоту мөмкинлеге булмау турында гади кешеләрнең мөрәҗәгатьләре арткан. Чөнки ул сулыкларның күбесе шәхси кулларга күчеп барганлыктан аның ярларында ял итү, балык тоту түләүлегә әверелеп бара. Кеше хокуклар буенча совет әлеге мәсьәләне өйрәнгәч, балык хуҗалыгы эшчәнлегендәге милек белән идарә итү, боеру РФ Балыкчылык буенча агентлыгының БР идарәсенең биләмәсе (вотчинасы) булып саналуын ачыклаган.
“Арендага алынган сулыклар ведомствоның вазифалы шәхесләре сагында тора, ә һәвәскәр балыкчылар еш кына шундый сакның корбаннарына әверелә. Шуңа да шундый сорау туа: республика халкына моннан нинди яхшылык? Бюджет мондый “сактан” нинди керем ала һәм шуңа ярашлы муниципалитетларның тормышы ничек яхшыра соң?”—дигән законлы сорау куя Зөлфия Гайсина, мәсьәләгә ачыклык кертергә чакырып.
Читайте нас: