Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2020, 12:13

Башкортстанда студентлар отрядлары үстереләчәк

Республика Дәүләт җыелышында студентлар отрядларына дәуләт ярдәме турында закон тикшереле, дип хәбәр ите БР парламенты матбугат хезмәте.

- Закон проектының максаты — укучыларны вакытлыча эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыру гына түгел, ә иҗтимагый берләшмә буларак, студентлар отрядлары хәрәкәтен үстерү дә, - дип аңлатты БР Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев. - Законда студентлар отрядларына дәүләт ярдәме рәвешләре билгеләнәчәк һәм бу өлкәдә республика хакимият органнарының вәкаләтләре беркетеләчәк.
Дәүләт ярдәме, аерым алганда, студентлар отрядлары эшчәнлеген оештыру белән шөгыльләнүче затларны һәм яшьләргә эш урыннары бирүче предприятиеләрне бүләкләү, яшьләр берләшмәләре эшчәнлеген мәгълүмати-методик ярдәм күрсәтү һәм популярлаштыруда чагылырга мөмкин. Башкортстан территориясенде алар махсус реестрга кертеләчәк.
Студентлар отрядлары хезмәт һәм гражданлык-патриотик тәрбиянең мөһим формасы булып тора, дип ассызыклады спикер.
— Безнең илдә студентлар отрядларының тарихы бай, - дип билгеләп үтте Константин Толкачев. - 1959 елдан башлап яшьләр буш вакытларында төрле тармакларда эшли, икътисад үсешенә үз өлешләрен кертә. Аларның күбесе өчен бу-хезмәт эшчәнлегенең беренче тәҗрибәсе һәм беренче алынган акча. Бу вакытлыча эш белән тәэмин итүне иҗтимагый әһәмияткә ия проектка әйләндерә, яшьләргә һөнәр белән билгеләнергә һәм үзләрен зур яшьләр хәрәкәтенең бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә. Дәүләт ярдәме файдалы юнәлеш үсешенә ярдәм итәчәк.
Студентлар отрядларына ярдәм итү турындагы закон проекты беренче укуда хупланды. 4 сентябрьгә кадәр парламентның профильле комитеты әлеге документка төзәтмәләр кертәчәк.
Читайте нас: