Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2020, 10:54

Ипотекаң булса, субсидия юлла!

Мәгълүм булуынча, Башкортстан Хөкүмәтенең 2020 елның 6 маендагы 290 нчы карарына ярашлы, гражданнарның 2018 – 2020 елларда Русия кредит оешмаларыннан алган торак (ипотека) кредиты (займ) процентларын өлешчә каплау өчен республика бюджетыннан өстәмә субсидияләр бирүнең тәртибе расланган.

Максат – коронавируска бәйле катлаулы хәлдә калган гражданнарга ярдәм күрсәтү.
Субсидиягә түбәндәге категория караган гражданнар исәп тота ала: өч һәм аннан күбрәк баласы булган; гарип яки гарип баласы булган гаилә әгъзалары; баласын (балаларын) туганнан соң никахтан тыш тәрбияләгән, әгәр баланың атасы теркәлмәсә; ата-ананың берәүсе мәрхүм булган очракта икенчесенең яңгызы тәрбияләгән яки берсе хәбәрсез югалган очракта; шулай ук 2020 елның 15 мартыннан 2020 елның 1 июненә кадәр төп эш урынын югалткан һәм кредит оешмасына гариза язганда эшкә яраксыз кешеләр. Документка ярашлы, бала дип 18 яшькә кадәр яки мәгариф учреждениеләренең көндезге бүлегендә белем алган 23 яшькә кадәрге кешеләр санала.
Субсидия юллаган кешегә финанс ярдәменең күләме 100 мең сумнан артмаска, ипотека 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 апреленә кадәр алынган булырга тиеш. Башкортстан казнасыннан аерым категория гражданнар өчен ипотека займы буенча процент түләүләренең бер өлешен каплауга кредит буенча процент ставкасына өч процент күләмендәге субсидия бүленәчәк. Аны 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 31 декабренә кадәр юлларга мөмкин.
Моның өчен кредит оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чараның операторы булып Башкортстан Республикасының Торак программаларын тормышка ашыру буенча идарә тора, ул кредит оешмалары белән берлектәге эш турында килешү төзеде. Әлеге вакытта Саклык банкы, "Россельхозбанк", "ВТБ", "Русия" Акционерлар Банкы, "УРАЛСИБ", "СМП Банк", "ЮниКредит Банк", "Газпромбанк" һәм "Росбанк" белән килешүләр төзелгән, өч миллион сумнан артык акча Башкортстан гражданнарына булышу өчен җибәрелгән дә. Әйтергә кирәк, Саклык банкы клиентлары банкның тик Уфадагы бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала.
Читайте нас: