Кырымга Башкортстаннан килгән һәм 21 августта югалган 16 яшьлек кызны тапканнар. Бу хакта Кырым Республикасы Тикшерү комитетының кизү частеннән хәбәр итәләр.
Дежур тикшерүче сүзләренә караганда, "яшь авантюрист кыз" нәнәсе белән Уфага очарга тиеш булган көнне "Кибеткә чыгып керәм", - дип югалган.
Ул юкка чыккач, әби хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән һәм Уфага кайтып киткән. Хезмәткәрләр «Үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Кызны эзләүгә волонтерлар кушылган. Алар аны бер егет белән бергә күреп калган да инде һәм кичекмәстән хокук саклаучыларга хәбәр иткән. Хәзер кызны табып, вакытлыча социаль приютка урнаштырганнар.
— Мәктәп укучысына карата бернинди җинаять тә юк иде, - дип хәбәр итәләр Кырым Тикшерү комитетында.