Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2020, 17:42

Мобиль операторлар лимитсыз тарифларын гамәлдән чыгарырга планлаштыра

Русия элемтә операторлары лимитсыз тарифларны ябарга, я опцияләрен киметергә планлаштыралар.

Бу пандемия вакытында операторларның керемнәре кимү белән аңлатыла. Шул ук вакытта коронавирус фонында операторларның хезмәтләрен куллану арткан.
Кайбер операторлар үз хезмәтләре өчен бәяләрне күтәрергә ниятли, дип хәбәр итә "Известия". Бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калдыручылар хезмәтләр пакетын киметәчәк. Абонентларга яңа тарифлар тәкъдим ителәчәк. Шунысы кызык, МТС компаниясе мәгълүматларына караганда, күп кенә абонентлар чынлыкта чикләнгән хезмәт җыелмасыннан файдалана, ягъни файдаланмаган өчен акча түлиләр.
Моннан тыш, пандемия вакытында кайбер абонентларның намерлы рәвештә "күп дигәндә, суырып алып, каналлар кертүе" ачыкланды. Бу барлык клиентларның 10 проценты гына булса да, кайбер операторларның лимитсыз интернеттан баш тартуына тәэсир иткән.
Читайте нас: