Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2020, 11:40

1 сентябрьдән безне ниләр көтә?

1 сентябрьдән Русиядә сыйныф җитәкчеләре өстәмә 5әр мең сум акча ала башлый.

Бу түләүләр миллионга якын укытучыга түләнеләчәк. Бөтенрусия мәгариф профсоюзы мәгълүматлары буенча, быелгы уку елы башына Русиядә 838 мең сыйныф исәпләнгән һәм аларда 16,5 млн укучы белем алган.
Страховка акчасы
Кредиты булмаган адәм юктыр ул хәзерге заманда. Ә кредитны страховказыз бирмиләр. Кайбер банклар аның өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга рөхсәт итә. Ә кайберләре юк. Кредитыңны вакытыннан алда түләсәң, артык түләнгән акча бигрәк тә жәл бит. Шуңа да депутатлар кредитны алдан түләп бетергәннәргә страховка суммасының тотылмаган өлешен кайтарырга рөхсәт итә торган закон уйлап тапкан. Ул сентябрьдә үз көченә керәчәк.
Банкротлык
1 сентябрьдән үзеңне судсыз гына да банкрот итеп танырга мөмкин булачак. Моның өчен Күп функцияле үзәккә гариза тапшырырга кирәк. Банкротлык дип танылу өчен бурычың 50-500 мең сум булырга тиеш. Гариза биргән вакытта үзен банкрот дип танырга теләгән кешенең бернинди дә мөлкәте булмау шарт. Шулай ук гариза бирүче үзе кредит алган барлык оешмаларны да күрсәтүе кирәк. Барлык шартлар да үтәлгән очракта, гариза бирүче өч эш көне эчендә Бердәм федераль реестрга кертелә. Шуннан соң кредит бирүчеләрнең барысының да таләпләрен үтәргә мораторий кертелә. Һәм алиментлардан кала, банкротлыкка чыгарга теләүче башка түләүләр ясарга тиеш булмый. Әгәр дә гариза бирүченең матди хәле яхшыра икән, ул чагында биш көн эчендә Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, бу хакта хәбәр итү кирәк. Алай эшләмәгәндә, банкротлык ярты ел гына дәвам итәчәк. Шул вакыт эчендә аңа кредитлар, займнар бирелми, башка төрле килешүләр дә имзалап булмаячак.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kemnrg-stm-tllr-karalgan-yaki-sentyabr-yaalyklary
Читайте нас: