Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2020, 11:13

Кызның югалуын ике көннән соң гына сизәләр

Пермь өлкәсендә 10 яшьлек кыз баланы вәхшиләрчә үтергәннәр.

Баланың әти-әнисе исә кызның югалуын бары тик ике көн узгач кына абайлап алган. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.
«Бездә шулай урамда үзләре генә йөри торган балалар күп. Ата-анасы бала пособиесенә эчеп ятканда, балалар ялгыз. Бераз үскәч төркемнәргә җыелышалар. Беркайда укымыйлар, эшләмиләр. Алар караклык белән шөгыльләнә. Яклаучысы булмаган, туганнары битараф кыз балаларны мыскыл итәләр. Күптән түгел генә бер пенсионер-бабайның өенә бәреп кергәннәр, каты итеп кыйнаганнар, пенсиясен талап алганнар», — дип сөйли Чуров районының Калино авылы кешеләре.
Калино халкы ун яшьлек кыз белән булган фаҗигане дә сөйли. Кыз бала мәете урман полосасында чирәм арасында табыла. Ул өеннән 150 метр чамасы ераклыкта булган. Тикшерүгә якын булган чыганак сүзләренчә, кызны бик вәхшиләрчә мыскыл иткәннәр, аннары кыйнап үтергәннәр. Баланың мәете өстенә агач ботаклары ыргытып киткәннәр.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/01-09-2020/igez-k-kyzlaryny-berse-yugalganyn-ti-nise-ike-k-nn-n-gen-abaylap-algan-5767477
Читайте нас: