Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2020, 12:25

Башкортстанда вахта ысулы белән эшләүчеләр хезмәт хакыннан мәхрүм калган

Йөзгә якын алданган төзүчеләр, монтажчылар һәм машина йөртүчеләр хезмәт хакларыннан һәм хезмәт кенәгәсеннән баш каккан

. Ир-атларны вахта ысулы белән акча эшләргә җибәргән оешма хәзер алардан яшеренә. Прокуратурага һәм Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгатьләр нәтиҗә китерми.
Биредә алар нибары берничә дистә. Аларның барысын да бер бәла – эшчеләрне рәсмиләштергән һәм меңләгән чакрым вахта ысулы белән озаткан оешма берләштерә. Беренче берничә тапкыр бару нормальрәк узды, дип сөйлиләр эшчеләр, тик ике-өч вахтадан соң хезмәт хакы буенча тоткарлыклар башланды, ә соңыннан бөтенләй шалтыратуларга җавап бирмәделәр.
Оешма һәр хезмәткәргә, ким дигәндә, йөз мең сум акча бирергә тиеш. Алар хезмәт инспекциясенә дә, прокуратурага да мөрәҗәгать иткән, ләкин җавапны алмаганнар.
Нәтиҗәләргә ирешмәдек. Алар белән ничек көрәшергә? Исеме, җитәкчелеге гел үзгәреп тора.
Хезмәт инспекциясендә аңлатуларынча, оешма республикада теркәлмәгән, юридик яктан ул Всеволожск шәһәрендә урнашкан. Элеккеге хезмәткәрләр мөрәҗәгать иткән ведомстволар Хезмәт инспекциясенә гаризаларны Ленинград өлкәсе прокуратурасына җибәргән.
Читайте нас: