Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2020, 13:46

Халкың өчен олуг эшләр кылсаң, Олылыйдыр туган җирең дә

Башкортстанның һәм Русиянең атказанган төзүчесе, өч орден кавалеры Миңнерәис Усмановның 80 яшен Авыргазы районында зурлап билгеләделәр

Яшьлек елларында Салават, Мәләвез, Ишембай төзелешләрендә фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткән, республика күләмендә югары вазифалар башкарган, кайда гына эшләсә дә, меценат, спонсор булып танылган, исеме 40-45 еллар инде яхшы яктан гына телгә алынучы, шушы яшендә дә “СтройТехКом” җәмгыятенең генеральный директоры булып эшләүче бу шәхес районның Кәбәч дигән татар авылында дөньяга килгән.
Тормыш һәм хезмәт сәхифәләре
Миңнерәис Мәрван улы Усманов 1940 елның 11 сентяб­рендә туган. 1959 елда Стәрлетамак төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Чиләбе өлкәсендәге “Шахстрой” трестына мастер итеп җибәрелә. Армиядә хезмәт итә. 1964-71 елларда “Салаватстрой” трестының 5нче төзелеш идарәсендә мастер, прораб, өлкән прораб булып эшли. Бер үк вакытта Казан инженерлык-төзелеш институтында белем ала, аны 1971 елда тәмамлый. 1974-77 елларда — “Мелеузхимстрой” трестының 4нче төзелеш идарәсе начальнигы, 137нче механикалаштырылган күчмә колонна начальнигы, “Ишимбайжилстрой” трестының баш инженеры. 1977 елдан — “Салаватстрой” трестының баш инженеры, тагын бер елдан — идарәчесе. 1987-89 елларда “Главбашстрой” (“Башстрой”) территориаль төзелеш берләшмәсе начальнигы бу­лып эшли. 1993-2000 елларда — Башкортстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары, төзелеш министры. 1995-2003 елларда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты вазыйфаларын да башкара. 2000 елда Хөкүмәттәге эшеннән үз теләге белән китеп, бераз вакыт “Интеграл” җәмгыятендә консультант була, аннары “Интегралинвестстрой” компаниясенә җитәкчелек итә. 2008 елдан — “СтройТехКом” җәмгыятенең генеральный директоры. “Почет билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы, Салават Юлаев орденнары кавалеры.
Җәй ахырының искиткеч матур көне иде. Һәм шушы көнне авыргазылылар данлы якташны янә үзләре белән очрашуга чакырды. Аның туып-үскән җирләреннән бергәләп үтү, ул төзеткән, яңарткан кайбер биналарны кереп карау, райондашларга кылган изге гамәлләре өчен рәхмәт әйтү, якынаеп килгән юбилее белән котлау өчен.
Сәяхәтебезне Кәбәч авылыннан башладык. Тау дип аталган урамдагы өч тәрәзәле, салам түбәле йортта Усмановларның биш баласы үскән. Ихаталарында үзләре казыган, аз гына сулы кое булган. Өйләре каршында урамда соңгы вакытларга кадәр карт тупыллар үсеп утырган. Хәзер бу йорт урыны күрше ихатага кушылган.
Миңнерәис Мәрван улы биредә күренү белән төрле яктан күршеләре йөгереп чыкты. Соңгы елларда Усмановлар кайтканда туктала торган Бикә апа Мәҗитованың (хәзер мәрхү­мә икән) кызы Миңнегөл килеп күреште. Асия Саттарова — бүгенге юбилярның сыйныфташы. Сүз уңаенда шуны да әйтик: бу апаның оныгы Илнур Саттаров җырчы Хәния Фәрхинең баянчысы булып эшләгән. Урам аша күрше Ләйлә Рәхимкулова йөгереп килде...
Тау урамыннан авылны чыгып арытаба күтәрелгәч, табигатьнең бер могҗизасына юлы­гасың. “Кар чокыры” дип аталган урын ул. Кышын кар ява бара, тирән чокыр төбенә көньякка таба биш метр эчкә убылып кергән урында туплана бара һәм, монда бервакытта да кояш төшмәгәнлектән, ул киләсе кышка кадәр эреми икән. Элек, суыткыч­лар юк чакта, авыл кешеләре яздан кышка кадәр азык-төлекне бозмыйча саклар өчен шуннан кар ташыган.
“Көненә бер-ике бидрә алып кайтабыз, шул җитә иде, — дип хатирәләргә бирелә Миңнерәис Мәрван улы. — Без үскәндә 1 сентябрьгә һәр укучы малай мәктәпкә биш йомран тиресе илтеп тапшырырга тиеш иде. Бу бурычны үтәү хәстәрлегенә 20 августлардан ук тотынабыз. Тиренең, бәлки, хәҗәте дә булмагандыр. Бу зыянлы җәнлекләрне бетерүгә укучылар да җәлеп ителгәндер”.
Кәбәч авылының Миңнерәис исемле малае эшнең нәрсә икәнен сабый чактан ук белә. Күрү буенча беренче группа инвалид булган әтисенә алты яшеннән ярдәмләшеп үсә. Мөстәкыйль тормыш юлына 15 яшендә аяк баса. Җидееллык мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлап, Ишембай нефть техникумына укырга керә. Әмма бер елдан аларның төркемен төзүче белгечлегенә укыта башлыйлар һәм өченче курстан Стәрлетамак төзелеш техникумына күчерәләр. Диплом алгач, озак та эшләми — армиягә китәр вакыты җитә. Анда да хәрби төзүче буларак хезмәт итә.
Вазыйфа баскычлары буйлап фидакарь, намуслы хезмәте белән күтәрелгән Миңнерәис Усманов бервакытта да кабинетта утыручы министр, вице-премьер булмый, республиканы иңләп-буйлап йөри, һәр эшне үзе күреп бәяли, кечкенә җитешсезлек­ләрне дә игътибардан читтә калдырмый, тармактагы бөтен нәрсәләрдән хәбәрдар булуы теләсә нинди четерекле мәсьәләләрне дә тиз һәм дөрес хәл итәргә ярдәмләшә.
Искиткеч гүзәл табигате белән генә түгел, төзеклеге, матурлыгы белән дә аерылып торучы авыл ул Кәбәч. Һәм шушы төзеклек-матурлыкта Миңнерәис Мәрван улының хезмәт өлеше бәяләп бетергесез.
Тарихка күз салсак, Кәбәч авыл Советына кергән 9 авылдан Бөек Ватан сугышына 528 кеше китеп, 320се яу кырларында ятып калган. Алар истәлегенә 1985 елда Кәбәч авылы уртасында обелиск төзелгән, Җиңү паркына нигез салынган. Еллар үзенекен итә — таш та туза. Һәм менә былтыр көз бу изге урынны төзекләндерүне Миңнерәис Усманов үз исәбенә һәм үз төзүчеләре белән башлап җибәрә. Паркның металл рәшәткәсе яңартыла, чәчәк түтәлләре ясала, Дагстан ташы белән обелиск, шулай ук Дан орденының тулы кавалеры Михаил Малахов һәйкәленең постаменты йөзләнә, алар алдына брусчатка җәелә, яңа стела куела, геральдик барельефның гранит плитә­ләренә сугыш корбаннарының исемнәре, шул исәптән яңа ачыкланган 18 исем чокып языла.
Яңартылган паркны, обелискны күптән түгел тантаналы ачканда Миңнерәис Усмановка Авыргазы районы хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов — Башкортстанның 100 еллыгы юбилей медален, Кәбәч авылы биләмәсе башлыгы Фәнил Мөлеков авыл халкының һәм хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшыра. Ә инде Төзүчеләр көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның аны Салават Юлаев ордены белән бүләкләве мәшһүр төзүче-оештыручының күпьеллык хезмәтен тану булып тора.
Паркны, обелискны, геральдик барельефны сокланып карап йөргәч, 2018 ел ахырында капиталь ремонттан соң ачылган ФАПка кердек. Ихата коймалап алынган. Бинаның эче-тышы ялт итеп тора. Аның мөдире Гүзәл Габитова сөйләвенчә, биредә идеаль эш шартлары тудырылган: бер миллион сумлык заманча медицина җиһазлары урнаштырылган, җылы идән, яхшы яктырткычлар. Эссе һәм салкын су, канализация үткәрелгән. Болар барысы да — күренекле авылдаш М. Усманов хәстәрлеге. Болар янына тагын авыл тирәсендәге һәм эчендәге асфальт юлларны, ике ел элек Кәбәчнең 270 еллыгы зур бәйрәм итеп билгеләнүне, бу вакыйгага карата авыл турында бик тәф­силләп язылган китап дөнья күрүен дә өстик...
Без район үзәге Толбазыга юл тоттык. Тарих-туган якны өйрәнү музеена кергән урында диварга шундый язу беркетелгән: “Музей бинасы 2017 елда Авыргазы районының шәрәфле шәхесе, меценат Миңнерәис Мәрван улы Усмановның хәйрия акчасына реконструкцияләнде”.
Музей директоры, бүгенге чараларны оештыручыларның берсе Саимә Әминева бервакыт М. Усмановның (ул үзе бигүк ризалашмаса да) тормыш һәм хезмәт юлы турында даими эшләүче экспозиция ясый. Аны ачу чарасына Миңнерәис Мәрван улын, аның хатынын, ике кызын, улын, оныкларын да чакырып китерүгә ирешә. Залларны карап йөргәндә (ә музей бинасы 20 елдан артык капиталь ремонтланмаган була) М. Усманов әйтеп куя: “Мин бу музейны төзекләндерәчәкмен”. Һәм, һәрвакыттагыча, аның сүзе эштән аерылмый. Биредә реконструкция чыгымнары 3,5 миллион сум тәшкил итә. Төзүчеләрнең 13 кешелек бригадасы ике айдан артык эшли. Стеналарны тигезлиләр, якты төсләргә буйыйлар, сыгылып торган идәннәрне алмаштыралар, линолеум җәяләр, чарлакны җылыталар, ике катлы евротүшәм, һава җилләтү торбасы куялар. Электр белән тәэмин итүнең яңа корылмасы үзе генә дә 900 мең сумга төшкән. Мондый ремонттан соң музейның бәләкәй бүлмәләре дә иркенәеп киткәндәй булган, ярымкараңгыдагы экспозицияләр яктылык-диод лампалар нурларына коенган.
Район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов музейдагы тәбрикләү чыгышында данлыклы якташыбыз белән бүгенге очрашуларның авыргазылылар өчен истәлекле вакыйга булуын билгеләп үтте. Чыннан да, без кайсы якка гына караш ташламыйк — юлларгамы, кайбер медицина, мәдәният, социаль-көнкүреш объектларынамы – хөрмәтле Миңнерәис Мәрван улын рәхмәт тойгылары белән искә алабыз. Ул — безнең горурлыгыбыз. Чираттагы орден белән бүләкләнүенә дә барыбыз да шатландык.
Таба кебек такыр юллар безне Солтанморат авылына — татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның йорт-музеена алып килде. Авыргазы районы хакимиятенең элекке башлыгы Мидхәт Вәлитов болай дип сөйләде: “1997 елда бу музей бинасының вакытында өлгермәү куркынычы килеп тугач, үзе дә бу төзелеш өчен янып-көюче Миңнерәис Усманов белән киңәшләштем. Якташлардан ярдәм сорарга кирәк дигән фикергә килдек. Республикада төрле югары вазыйфалар башкаручы 45 авыргазылыны төзелеш урынына җыеп, М. Усманов киңәшмә үткәрде. Министрлар, генеральный яисә гади директорлар, рәисләр һәм башкалар — һәркем булдыра алганча ярдәмен тәкъ­дим итте”.
Музей файдалануга тапшырылганнан соң 22 ел үткәч, былтыр Миңнерәис Мәрван улы көче белән монда да күләмле төзекләндерү эшләре башкарылган. Шул исәптән, музей алдындагы Галимҗан Ибраһимов бюсты да реконструкцияләнгән.
Солтанморат авылы хакимияте башлыгы Лена Мөхәммәдиярова, биредәге музей мөдире Гөлсинә Шәфиева, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Булат Баһаветдинов, районның юл төзелеше оешмасына 42 ел (80 яшькә кадәр!) җитәкчелек иткән Рил Бикмәтов чыгышлары да фәһемле, кызыклы булды. Район артистлары Алик Җәлилов, Ирина Сидорова, Фәнәгать Юлмөхәммәтов очрашуны җыр-моң белән бизәделәр.
Чара тәмамлануга якынлашканда без, берничә журналист, Зөһрә Габдулла кызы Усмановадан да берничә сүз әйтүен сорадык. “Мин Мәләвез районының Айтуган дигән татар авылында туганмын, — диде ул. — “Салаватстрой” трестында төзүче идем. Миң­нерәис белән бергә эшләдек, дуслаштык. Комсомол туе үткәрдек. Гаилә коруыбызга быел 55 ел тулды. Өч бала үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Картайган әти-әниләребезне үзебезнең янга алдык. Икебез дә кешеләргә ярдәм итүне изге бурычыбыз дип санадык. Һәм шушы бурычыбызга тугры булып калганбыздыр дип уйлыйм”.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас: