Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 сентябрь 2020, 12:11

Уфада ике көнгә шәһәр үзәгендә урамнар ябылачак

Чикләүләр «Евразия йөрәге» фестивален үткәрү белән бәйле, дип хәбәр итә башкала хакимияте матбугат хезмәте.

Транспорт хәрәкәте 11 сентябрьдә 12.00 дән 12 сентябрьдә 1.00 сәгатькә кадәр һәм 12 сентябрьдә 12.00 дән 13 сентябрьдә1.00 сәгатькә кадәр ябылачак. Чикләүләр Зәки Вәлиди (Гафури урамыннан Аксаков урамына кадәр), Гафури (Свердловтан Пятигорскка кадәр), Пушкин (Гафури дан Аксаковка кадәр), Аксаков (Зәки Вәлидидән алып Пушкин урамына кадәр), шулай ук «Ватан»паркына съездда кертелә.
11 сентябрьдә 12.00 дән 13 сентябрьдә 1.00 сәгатькә кадәр шулай ук «Торатау»Конгресс-холлы каршындагы парковка ябылачак.
Машина йөртүчеләрнең вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карауларын һәм альтернатив юллардан файдалануларын сорыйбыз.
Читайте нас: