Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 сентябрь 2020, 10:52

Башкортстан гаиләдәге өченче балаларга ярдәм итүгә өстәмә акча алачак

Субсидияләрне бүлүгә Россия Хөкүмәте үзгәрешләр кертте, дип хәбәр итә гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Матбугат хезмәте.

Республикага федераль бюджеттан 818,7 млн. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирелгән. Алар өченче яки аннан соңгы бала туганнан алып өч яшькә кадәр ай саен бирелә торган түләүләргә юнәлдереләчәк.
Искәртеп узабыз, 1 гыйнвардан әлеге түләүне алучылар даирәсе киңәйде: уртача айлык кереме хезмәткә яраклы халык өчен ике тапкыр яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр аңа хокуклы. Пособие күләме 8 мең 993 сум тәшкил итә.
Ул беренче яртыеллыкта 9 мең гаиләгә түләнде, пособиеләрнең гомуми суммасы 1,1 млрд.сум тәшкил итте. Быел барлыгы 25 меңгә якын балага ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, түләү вакыты 4 апрельдән 31 августка кадәр тәмамланган гаиләләргә ул автомат рәвештә алты айга озайтылган.
Читайте нас: