Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2020, 12:32

Урманнарны чүптән тазартыйк!

Башкортстанда “Чиста урман” акциясе башланды.

16 сентябрьдә старт алган чара бер ай дәвам итәчәк.
Гадәттә, табигать янгыннары кебек хәвефле күренешләргә юл куймас өчен урманнарны коры-сарыдан тазарту язын башкарыла иде. Быел исә беренче кар ятканга кадәр урманнарны кипкән үләннәрдән, чүп-чардан азат итү бурычы куелды.
Экологик акциянең максаты – урманнарның санитар хәлен яхшырту, янгын хәвефе сезонына әзер булу, тирә-ягыбызны матурлау, дип билгеләде урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Айрат Искәндәров. Аның әйтүенчә, урман хуҗалыклары шимбә өмәләре үткәрә, урманнарны гына түгел, аларга якын территорияләрне дә тәртипкә китерә. Урман участокларын арендалаучыларга да үз территорияләрендә тәртип урнаштырырга киңәш ителгән. Район хакимиятләре дә көзге экологик өмәләрне оештырыр дип күзаллана. Оешмалар, коллективлар, ирекмәннәр һәм битараф булмаган һәркем бу матур акциягә кушыла ала.
Әйткәндәй, “Чиста урман” кысаларында башкарылачак эшләр ил җитәкчесе тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проектында да карала.
Читайте нас: