Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2020, 12:19

Халык тагын митингка чыкты

Башкортстанда меңгә якын кеше бакыр яткылыгын эшкәртүгә каршы митингка чыкты

Якшәмбе Әбҗәлил районы Аскар авылы стадионында җыен узды. Анда урындагы, шулай ук Ишембай, Стәрлетамак, Уфа һәм Магнитогорск халкы катнашты.
Алар Салават яткылыгында «Русская медная компания» оешмасының бакыр рудасын чыгаруга каршы булуын белдерде. Халык табигаткә үзе экологик зыян килүе: елгаларның бысраныусы, җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең һәлак булуы өчен хафалана.
Әлеге вакытта карьер планлаштырылган урында бөтен геологик-эзләнү эшләре туктатылган, техника чыгарылган. Бу хакта район хакимияте башлыгы урынбасары Руслан Йосыпов белдерде.
Чыганак: Башинформ
Читайте нас: