Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2020, 12:52

Ташламалардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр өчен компенсация исәпләргә тәкъдим иттеләр

«Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча компенсация исәпләү калькуляторы» интерактив сервисы республика халыкка социаль ярдәм үзәге сайтында урнаштырылган.

Калькулятордан файдаланып, льготниклар аларга ЕДКНЫ дөрес исәпләүләрен тикшерергә мөмкин. Бу уңайдан күп кенә сораулар компенсация бирү тәртибе үзгәргәннән соң барлыкка килде.
ЕДК суммасын исәпләү өчен махсус форма тутырырга кирәк булачак. Льготник үз категориясен (Бөек Ватан сугышы инвалиды, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны һ.б.), яшәүчеләр санын, шул исәптән ташламалардан файдаланучылар санын, фатир яисә йорт, хосусыйлаштырылган торак яки муниципаль торак күрсәтергә тиеш.
Алга таба гамәлләр шактый зур хезмәт таләп итә: таблицага «коммуналка» өчен түләү квитанциясенең барлык суммасын кертергә кирәк: карап тоту, җылылык, каты көнкүреш калдыклары, газ, су, капиталь ремонт һәм башка хезмәтләр өчен.
Шул рәвешле, исәпләнгән компенсация суммасы якынча булып тора, дип кисәттеләр ведомствода.
Читайте нас: