Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 сентябрь 2020, 16:35

Иң куркыныч шәһәрләр исемлеге билгеле

Аларда иң күп җинаятьләр кылына

Иң куркыныч шәһәрләр исемлеге басылган. Белгечләр әйтүенчә, нәкъ менә аларда иң күп җинаятьләр кылына, кешеләр җаны кыела.
"Куркыныч" рейтингта беренче урында - Чиләбе шәһәре. Анда кеше үтерүләр саны коточкыч күп. 100 мең кешегә исәпләгәндә, анда елына 12,94 үтерү очрагы туры килә икән.
Икенче урында - Екатеринбург. Бу шәһәрдә әлеге күрсәткеч 12,01 очрак тәшкил итә.
Рейтингта өченче урынны ут күршебез Татарстанның башкаласы Казан били. Анда 100 мең кешегә 11,75 үтерү очрагы туры килә.
Ә менә илебез башкаласы Мәскәүдә чагыштырмача хәвефсез: анда 100 мең кешегә 2,26 үтерү очрагы теркәлгән.
Фото: dw.com
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/I-kurkinich-sh--rl-r-isemlege-bilgele-bulgan-474051/
Читайте нас: