Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2020, 11:23

"Мир" картасын ешрак кулланачаклар

1 октябрьдән "Мир" га гына түбәндәгеләр күчереләчәк: Пенсия фондыннан социаль түләүләр; "балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында" гы Законда билгеләнгән түләүләр (шул исәптән бала карау һәм йөклелек буенча пособие); эшсезлек буенча пособие; өч яшькә кадәрге өченче яки аннан соңгы балаларга айлык түләүләр; 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр; радиация йогынтысы өчен түләүләр.

Пенсияләргә килгәндә, Үзәк Банк аларны мәҗбүри рәвештә «Мир» Милли түләү системасы карталарына гына 2020 ел ахырына кадәр күчерүне озайтты. Россия Банкының түләү системасы директоры Алла Бакина билгеләп үткәнчә, Россия пенсионерларының күбесе «Мир» банк карточкаларын куллануга күчкән инде, әмма әле башка системалардан файдалануларын дәвам итүчеләр кала.
Читайте нас: