Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь 2020, 11:51

Барлык акчасыннан "колак каккан"

Кеше исәбенә баерга тансык мутлашучылар тагын ешая: алар хәзер әби-бабайларны гына түгел, хәтта югары белемле укытучыларны да төп башына утырта.

Күптән түгел Бөре шәһәре колледжында эшләүче бер укытучы ят кешенең шылтыратуыннан соң 400 мең сум акчасын югалткан.
Элек 30 яшьлек ханымга билгесез номердан шылтыратканнар. Шылтыратучы үзен Русиянең иң көчле банкының хәвефсезлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыра һәм сөйләү барышында хатыннан банк картасы реквизитларын һәм операцияларны дөресләү кодларын сорый. Мутлашучының бар таләпләрен үтәгән укытучының банк исәбендәге 409 мең сум акчасыннан "җилләр исә".
Зыян күрүче хокук саклау органына иртәгесенә генә мөрәҗәгать итә. Зур күләмдә акча урлау факты буенча җинаять эше ачылган, хәзер тикшерү башланган.
Тагын бер тапкыр искәртәбез: ят телефон номерына үзләрен банк хезмәткәре дип таныткан кешегә бер вакытта да банк картагызның саннарын әйтмәгез.
Читайте нас: