Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 октябрь 2020, 14:26

"Әр-Рәхим" мәчетенең тышкы ягы үзгәрә

Башкаланы төзекләндерү, матурлау, уңайлы итү эшләре дәвам итә

Башкаланы төзекләндерү, матурлау, уңайлы итү эшләре дәвам итә. Менә тагын бер күркәм мисал. Уфада Әр-Рәхим мәчетенең фасады үзгәртеләчәк. Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте «Иман» хәйрия фонды һәм «Алтын Руно» җаваплылыгы чикләнгән оешма белән берлектә бинаның фасадларын монтажлау буенча килешү төзеде. Мәчет чын мрамор белән бизәләчәк.
Мәрмәр төре, элегрәк фаразланганча, Тасос ак грек мәрмәре. Манаралар шушы рәвешле бизәлгән дә инде. Мәрмәр панельләрдә милли бизәкләр уелып эшләнәчәк.
Төзелеш дәвам итә. Явым-төшемнәр эчкә кермәсен өчен бинаның түбәсен төгәллиләр. Исегезгә төшерәбез, Ходай насыйп итсә, мәчет төзелешен тәмамлау 2024 елга планлаштырылган.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/r-R-him-m-chetene-tishki-r-veshe-zg-r-516174/
Фото: bash.news
Читайте нас: