Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2020, 14:45

Агач бизәкле лампалар

Район хакимиятендә «Эшкуарлык сәгате»ндә Талбазы авылыннан Латыйповлар гаилә-сенең бизнес-проектын карадылар. Алар агачтан гадәти булмаган декоратив әйберләр ясыйлар.

Үз эшләрен алар узган ел ук ачарга тели, әмма килеп туган икътисади шартларга бәйле вакытлыча кичектерә. Елена белән Марсельнең сүзләренә караганда, заказлар Русиянең төрле шәһәрләреннән: Петропавловск-Камчатскидан алып Калининградка кадәр, хәтта Израильдән килә. Матур бра, люстра, сандыклар һәм башка эшләнмәләр халыкны кызыксындыра, шулай ук рестораннар, кафеларда аларга ихтыяҗ зур.
Җитештерү күләмен арттыру өчен эш башлаучы эшкуарлар җиһазлар сатып алырга, хезмәткәрне укытырга булдылар. Әмма бу планнарны тормышка ашыру өчен финанс ярдәме кирәк. Район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов Латыйповлар гаиләсенә эшкуарлыкка ярдәм итү муниципаль программасы кысаларында ярдәм күрсәтергә кушты.
Л.Чернова әзерләде.
Читайте нас: