Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2020, 17:23

Кыюлык тартмасы

Талбазылылар «Батырлык тартмасы» хәйрия акциясенә кушылды.

Аның кысаларында битараф булмаган кешеләр дәваханәдә дәваланучы балалар өчен уенчыклар белән бокслар җыялар. Тарт-маларны процедура кабинетларында урнаштыралар. Укол ясатырга килгән бала кыю булганы өчен үзенә бүләк сайлый ала. Анда кечкенә пациентларны тынычландырырга ярдәм иткән әйберләр: брелок, фонарь, курчак, машина, роботлар, кечкенә лего җыелмалары бар.
Шушы көннәрдә район үзәгендә дә җыю пункты барлыкка килде. Аны үз ноктасында эшкуар Алия Баева куйды. Ул безнең районда проектның инициаторы булып тора да инде. Теләгән һәркем, тартмага зур булмаган бүләк салып, баланың дәваханәдә булган авыр көннәрен бизи ала. Барлык уенчыклар да яңа булырга тиеш, чөнки дәваханәдәге балаларның иммунитеты кимегән. Тартмага йомшак, ватыла торган, очлы уенчыклар, косметика һәм заколкалар салырга ярамый.
Талбазылылар игелекле башлангычны хупладылар һәм берничә көн эчендә район дәваханәсенең яшь пациентлары өчен бүләкләр белән беренче тартма җыйдылар. Тиздән якты, заманча, кызыклы уенчыклар салынган тартма үзәк район дәваханәсендә булачак.
Талбазылылар җыйган беренче кыюлык тартмасын оештыручы район дәваханәсе хезмәткәренә (рәсемдә) тапшырды. Җыю пунктларының адресы: Ленин урамы, 113 («Озон»), Ленин урамы, 82 («Кулинария»), Ленин урамы, 2б («Тирмә»).
М. Волик.
Читайте нас: