Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 декабрь 2020, 13:40

Сәмән авыл биләмәсе башлыгы вафат булды

2020 елның 16 декабрендә 65нче яшендә Авыргазы районы Сәмән авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ишбулдин Илдар Әбделгани улы вафат булды.

Илдар Ишбулдин 1956 елның 22 июнендә Сәмән авылында туа. 1974 елда Башкорт республика физкультура техникумын темамлаганнан соң Хезмәт эшчәнлеген Сәмән урта мәктәбе укытучысы итеп башлый.Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач Сәмән урта мәктәбенә физик культура укытучысы булып кайта. 1979-1991 елларда шул ук мәктәптә хәрби җитәкче булып эшли. 1984 елда Чиләбе дәүләт педагогия институтын тәмамлый, 1991-1999 елларда мәктәп директоры булып эшли. Илдар Әбделганиевич 25 ел гомерен мәктәпкә, балаларга һәм яраткан эшенә багышлаган. 1999 ел башында ул Сәмән авыл советы хакимиятен җитәкли һәм бүгенге көнгә кадәр эшли.
Барлык туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Илдар Әбделганиевич турында якты истәлек хезмәттәшләре, дуслары күңелендә мәңгегә сакланачак.
Читайте нас: